Бәйрәмнең нәкъ менә әйләнә- тирәне сары яфраклар бизәгән вакытка туры килүе дә рас кына. Алтынсу сары төсләр тибигатебезгә ямь биргән кебек, өлкәннәребез дә буыннар чылбырының кадерле һәм хөрмәтле затлары күркәм бизәге. Районыбызда җылы традиция буларак олыларыбызны хөрмәтләү, аларның күңелләрендә булган фикерләүләрен барлау, игелекле эш гамәлләргә старт бирелгәннән соң әлеге чаралардан Балтач муниципаль районнының ГХАТ идарәсе дә читә калмады.
Балтач районы ГХАТ хезмәткәрләре идарәне озак еллар җитәкләгән, лаеклы ялдагы өлкәнебез Фирая Котдус кызы Хәкимҗанованы бәйрәм белән котлап, мактаулы хезмәттәге эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләре ирештереп кайттылар.