Буыннар җебен ныгыту – гаиләне ныгыту

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Гаилә, ана һәм бала институтының дәрәҗәсен күтәрү – ГХАТ бүлекләренең төп бурычларының берсе. Бу өлкәгә багышланган чаралар һәрчак актуаль, кирәкле һәм кызыклы. Дөнья күләм буенча оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы яшь буынны тәрбияләүгә,  гаилә традицияләрен саклап калуга зур игътибар бирә. Оешманың чираттагы күчмә утырышы 28 нче августта Зәй шәһәрендә үтте һәм 100 дән артык тынлаучы җыйды.  Мамадыш районы ГХАТ бүлеге белгече Гүзәл Ибраһимова шулай ук  район делегациясе составында утырышта катнашып,  бүлек эшчәнлегендә кулланырга мөмкин булган уй-фикерләрне туплап кайтты.

Утырышта өлкән буынның яшь буынны тәрбияләүдәге өлеше, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләне ныгытучы традицияләрне киңәйтү  һәм башка күп кенә сораулар  күтәрелде. Утырыштагы  аралашуларның кызыл җебе итеп оешма җитәкчесе Кәдрия Идрисованың “буыннар арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту  - гаиләне ныгыту”  дигән сүзен билгеләргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International