2018 елның сентябрендә 28 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 1 нче мәктәпнең 11 нчы сыйныф «А» укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Залялова укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде. Укучылар бик теләп ЗАГСның архив бүлеген, тантана залын карадылар, гаилә тормышының асылын, гаилә төзү, әти-әни булу, туу һәм үлү, аерылышу төшенчәләре турында сөйләштеләр.