Сентябрь аенда Саба ЗАГС бүлегендә 2018 нче елның 200 нче баласын теркәделәр. Тимершык авылында яшәүче Айрат һәм Гөлназ Нагимовлар өченче балалары - кызларына Алия исеме куштылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Шәйхетдинова А.И. аларга сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете теләде.