2018 елның 26 сентябрендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гражданлык хәле актлар теркәү сораулары, гаилә һәм гражданлык законнарына кагылган сораулар буенча халыкка юридик ярдәм күрсәтелде. Халыкны кабул итү эшен ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасыннан адвокат Нургалиев Илдар Исмәгыйль улы башкарды.
Монда гражданнарыбызның төрле тормыш хәлләре борчыган сорулары күтәрелде: гаиләдә ир белән хатынның, бала белән ата-ана арасындагы хокуклар һәм бурычлары, аерылышу һәм гаиләне саклап калу, мираска калдыру хокуклары турында сөйләнелде. Илдар Исмәгыйль улы, әңгәмә вакытында авыр хәлгә дучар булган гражданнарга хокукый бәя биреп, аларга бу сорауларын чишәр өчен мөмкин булган чараларны тәкъдим итте һәм суд документларын төзергә булышты.