2018 елның 26 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Кужельныйлар гаиләсе энҗе туйларын билгеләп үтте.
Энҗе - юкка гына 30 еллык юбилей символы булып тормый. Гаиләнең һәрбер елы, җепкә ялланган энҗе бөртеге кебек, гүзәл муенсага эйләнә, гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы нигезе булып тора.
Виктор Васильевич һәм Ирина Анатольевна 1988 елның язында "Җәлил» кинотеатрында танышалар. 1988 елның 10 сентябрендә гашыйклар өйләнешә һәм 30 елдан соң бер-берсенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен саклап кала алалар.
Ир белән хатын фикеренчә, бөтен тормышның төп байлыгы - балалар һәм оныклар, ә гаилә бәхете сере юк. “Бер - береңне, балаларны һәм оныкларын яратырга кирәк... ә яратсаң, калганы кушылыр", - дип сөйләде юбилярлар.
ГХАТ идарәсе белгечләре Энҗе юбилей истәлеге итеп, Мактаулы акт, юбилей медале һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау хаты тапшырдылар. Традиция буенча юбилярлар Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына имзаларын куйды.