Язмыш Каунас шәһәрендә туып-үскән литовка Тречекайте Мариона -Регина Ионо Баулы районына ерак 50нче елларда китергән. Аңа 2 яшь булганда әнисе вафат була, әби белән бабайда тәрбияләнә. 1941 елда бер көнне әтисе эштән кайтмый, аны фронтка алалар. Каты яралана, Казан шәһәре госпиталендә ята. Аны кире фронтка җибәрмиләр, комиссовать итәләр. Госпитальдән чыккач авыллар буйлап йөри, мичләр төзи һәм Баулы районының Репьевка авылына эләгә, шунда төпләнеп кала, өйләнә. Яңа гаиләдә улы туа. 50 нче еллар башында кызын үзе янына чакырта. Мария-Регина Репьевкада дуңгыз караучы булып эшли, ә 1962 елда Поповкага күчә. Кияүгә чыга, 6 бала тәрбияли. Пенсиягә кадәр “Кандыз” совхозында сыер савучы булып эшли.
Юбилярны Баулы районы башлыгы урынбасары Р. Хәмидуллин һәм җирлек башлыгы А. Попов котладылар.