Галимҗанова Бибисарага – 95 яшь

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Әтнә муниципаль районы Шәкәнәч авылында яшәүче Галимҗанова Бибисара Галимҗан кызына 22 сентябрь көнне 95 яшь тулды. Галимҗанова Бибисара озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Галимҗанова Бибисараның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International