Тәтеш районында юбилярларны котлыйлар

2018 елның 21 сентябре, җомга

     Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны бөтен кеше дә булдыра алмый. Бары мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү  белән генә әлеге датага  килеп җитәргә мөмкин.

    21 сентябрь көнне Тәтеш районы Жуково авылында яшәүче Валентина Кирилловна һәм Виктор Иванович Майоровлар үзләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

  Аларның озын һәм кызыклы гаилә язмышлары тормыш легендасына әйләнде. Әлеге гаиләдә 2 бала, 4 онык һәм 4 оныкчык аларның тормышларында булган гаҗәеп хәлләрне бик кызыксанып тыңлыйлар.

   Юбилей көнендә юбилярларда кунакта ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова, авыл җирлеге башлыгы Н.П.Сапожников һәм секретарь О.И.Рыжова булдылар һәм үзләренең колауларын җиткерделәр. Дианова Л.М. район Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлау хатын һәм чәчәк бәйләмен тапшырды.Аларга озын гомер,тормыш иминлеге, туганнар җылылыгы телибез, ә Жуково авыл җирлеге исеменнән тапшырылган истәлекле сувенир чираттагы гаилә истәлеге булсын. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International