АМР башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Үзенең котлавында ул озын гомерле ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер һәм оптимизм теләде.
Ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның исемле адресы, шулай ук район башлыгы исеменнән котлау открыткасы тапшырылды.
Зоя Селезнева ерак 1928 елда Грахово районың Кузнецово авылында туа. 30 нчы елларда башлангыч белем ала.
Сугыш вакытында җирле колхозда төрле эшче булып эшли. 1950 елда кияүгә чыга. Бер елдан ире белән Алабуга шәһәренә күчеп киләләр. Биредә юбиляр ткачиха булып эшкә урнаша, пенсиягә чыкканчы шунда эшләгән.
Зоя Васильевнаның гомуми хезмәт стажы - 47 ел.