Көз алма белән дан тота, хуҗабикәләр рәхәтләнеп алма ризыклары әзерли. Иң популяры — алмалы шарлотка.
Авызыңда яшеренгән шарлотка да ошамый кала алмый! Бу баллы, алма десерты тумышы белән Франциядән. Ул күптән инде үзенең гадилеге һәм онытылмаслык тәме белән бөтенесен шаккатырды. Рецепт бик гади булуга карамастан, шарлотка катлаулы десерт белән чагыштырганда ким булмаячак. Бу уңайдан "Яшьләр үзәге", Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Шарлотка һәм көзге пироглар"дигән темага конкурс оештырдылар. Бина янында, өйдә әзерләнгән тәм-томнар белән күргәзмә оештырылган иде. Танылган Европа десертын әзерләүнең берничә ысулы бар, шуңа күрә оештыручыларга һәр пирогның абруен бәяләү бик кыен иде. Әмма тамашачылар бу конкурста җиңүчеләрне ачыклый һәм чын мәгънәсендә көзге бәлеш – алмалы шарлотка белән сыйлана алдылар.