Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь парларга дәрес

2018 елның 22 сентябре, шимбә

2018 елның 22 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “ Юнона” яшь гаилә мәктәбе” проектының чираттагы дәресе узды.

«Эйдос» балалар һәм яшьләр психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Екатерина Юртаева яшьләргә никахлары бәхетле булсын өчен гаилә тормышының беренче елларында нинди нигез салырга кирәклеге турында сөйләде.  Бигрәк тә гаиләдә сәламәт психологик хәл булдыруга игътибар итәргә кирәк дип искәртеп үтте.

 "Бер-беребезне гаиләдә тискәре хис-кичерешләрдән саклау бик мөһим. Партнерыңа тискәре хисләрне түгел, ә аның өчен уңайлы атмосфера тәэмин итәргә өйрәнергә кирәк», - дип ассызыклады психолог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International