ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

             2018 елның 10 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак парлар өчен туй инструктажы үткәрелде.  


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

        2018 елның 7 ноябрендә Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегендә Гаязовлар гаиләсе Борһан улы Мәхмүт һәм Миннезөһрә Гариф кызының бергә тормыш корып яшәүләрен, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. 60 ел тату гомер кичергән бәхетле гаилә парлары һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 7 ноябрь көнне Идел буе районы ГХАТ бүлегендә гаилә корырга теләүче яшьләр һәм «Ышаныч» КЦСО бүлегенең психологы катнашында очрашу  узды. Очрашунын темасы булып гаиләдәге традицияләр, яшь гаиләдә җаваплылык, гаиләдә килеп чыккан каршылыкларны ничек җинәргә торды. Ошрашу нәтижәсендә яшьләр гаиләдә кыенлыклар килеп чыкканда гаилә психологына яки медиаторга ярдәм сорап мөрәжәгать итәргә кирәк дигән фикергә килделәр.  

Норлат районы ГХАТ бүлеге белгечләре «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында, 2 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә форматында гаилә нигезләренә багышланган дәрес үткәрделәр.Бүлек җитәкчесе Лилия Салих кызы Гомәрова ЗАГС органнарының тарихы һәм эшчәнлеге, гражданлык хәле актларының төрләре, аларны теркәү һәм бирү кагыйдәләре турында сөйләде, соңгы өч елда Нурлат районы буенча демографик күрсәткечләр белән таныштырды, шулай ук бүлекнең функцияләре турында сөйләде.Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, никахка керүнең яше, аерылышуның сәбәпләре турында сораулар бирделәр.

            2018 елның 8 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Марининнар гаиләсе өчен тантаналы марш Мендельсон яңгырады.

2018 елның 8 ноябрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм үткәрелде, аның кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре алты парны гаилә бәйрәме белән котладылар. 

Антонина Федоровна Михайлова бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый-Кытай Халык Республикасында да укыта, Урыссу мәктәбендә дә эшли. Баулыда күп еллар мәктәп-интернатта эшли. Антонина Федоровна үзенең яше өчен уникаль хәтергә ия – ул сәгатьләр буена үзенең хезмәт һәм тормыш юлы турында сөйли ала. Юбиляр тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы өчен сөенеп яши.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Буа районы ЗАГС бүлегендә 2018 нче елның 07 ноябрь көнендә 300-нчы баланын очрагын теркәделәр. Бәхетле әти-әниләр – Заур исем куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы  әтине 5 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларың сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диде ул.

Бүген Нурлатта яшәүче Николай Макарович Егоров 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. 
Ветеран инде олы яшьтә булса да, елларга бирешми. Җәйләрен үзе руль артына утырып Чирмешәнгә балык тотарга йөри, көненә икешәр тапкыр урамга саф һава суларга чыга, хуҗалыкны да үзе алып бара.Бүген инде балалары үзләре янына чакырса да, ризалашмый, чөнки   гомерен Нурлаттан башка күз алдына да китерә алмый, биредә дуслары, танышлары, тирә-күршеләре. Самара өлкәсенең Чаллы Башы районында туып-үскән Николай Макарович Нурлатта инде 70 ел яши, гомеренең күп өлешен – 30 елдан артыграк  Нурлат бораулау эшләре предприятиесендә бульдозерчы булып эшләгән. 

Бу Федорченко Петр Петр улы белән Татьяна Михаил кызы гаиләсе. Бүлек белгечләре өчен Федорченко гаиләсен шушы матур көннәре белән котлау һәм аларның шатлыгын уртаклашу мөмкинлеге туды. Алтын юбилярлар туганнары, килгән кунаклар исеменнән күп кенә котлау сүзләре ишетте. Инде күптән килә торган гореф-гадәт буенча, Лениногорск шәһәрендә гаилә бәйрәмен билгеләп узучы парларның Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар. Бүлек белгечләре бу гаиләгә нык сәламәтлек, бәхетле озын тормыш теләде һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Я. Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International