2018 елның 7 ноябрендә Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегендә Гаязовлар гаиләсе Борһан улы Мәхмүт һәм Миннезөһрә Гариф кызының бергә тормыш корып яшәүләрен, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. 60 ел тату гомер кичергән бәхетле гаилә парлары һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята. Төрле каршылыклар булуга карамастан, алар барлык авырлыкларны да җиңеп, тормыш юлы аша үзара мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре аша уза алдылар. Бу парлар матур һәм тату гаилә корганнар, өйдә мәхәббәт, татулык һәм иминлек саклаганнар. Балалары, оныклары Һәм оныкчыклары өчен алар һәрвакыт гаилә хөрмәтен, игелек һәм тугрылык, намус һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге булып торалар.
Уртак тормышларының 60 еллыгы уңаеннан Гаязовлар гаиләсен «Районның мактаулы юбилярлары» исемнәре китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар адресына Печище авыл җирлеге башлыгы Леонид Яковлев, балалары, туганнары һәм якыннары җылы сүзләрен әйтеп бүләк тапшырдылар.