Бүген Нурлатта яшәүче Николай Макарович Егоров 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.
Ветеран инде олы яшьтә булса да, елларга бирешми. Җәйләрен үзе руль артына утырып Чирмешәнгә балык тотарга йөри, көненә икешәр тапкыр урамга саф һава суларга чыга, хуҗалыкны да үзе алып бара.Бүген инде балалары үзләре янына чакырса да, ризалашмый, чөнки гомерен Нурлаттан башка күз алдына да китерә алмый, биредә дуслары, танышлары, тирә-күршеләре. Самара өлкәсенең Чаллы Башы районында туып-үскән Николай Макарович Нурлатта инде 70 ел яши, гомеренең күп өлешен – 30 елдан артыграк Нурлат бораулау эшләре предприятиесендә бульдозерчы булып эшләгән.
Ә ветеранны юбилее белән район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов өенә килеп котлады. Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын тапшырып, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән теләкләр җиткерде,Николай Макаровичның тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Ә ветеран бүгенге тормышыннан канәгать. Юбилее уңаеннан Мәскәүдән кызы кайткан, иртәгә Казаннан яраткан оныгы кайтып җитәчәк һәм барлык туганнары, якыннары белән бергә бәйрәм өстәле артына җыелачаклар.