Бу Федорченко Петр Петр улы белән Татьяна Михаил кызы гаиләсе. Бүлек белгечләре өчен Федорченко гаиләсен шушы матур көннәре белән котлау һәм аларның шатлыгын уртаклашу мөмкинлеге туды. Алтын юбилярлар туганнары, килгән кунаклар исеменнән күп кенә котлау сүзләре ишетте. Инде күптән килә торган гореф-гадәт буенча, Лениногорск шәһәрендә гаилә бәйрәмен билгеләп узучы парларның Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар. Бүлек белгечләре бу гаиләгә нык сәламәтлек, бәхетле озын тормыш теләде һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Я. Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды.