Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Марининнарның «алтын туйлары»

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 8 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Марининнар гаиләсе өчен тантаналы марш Мендельсон яңгырады.

            Александр Степанович һәм Мария Ивановна бер-берсе белән балачактан таныш. Еллар үтә барды, ә балалык дуслыгы мәхәббәткә әверелде. 1968 елның 6 ноябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Лысково районы Великовское авылында Марининнарның никахы теркәлде.

1970 елда ир белән хатын Түбән Кама шәһәренә күчеп китә. Александр Степанович һәм Мария Ивановна – «Түбән Кама нефтехимия» ҖАҖ ветераннары, икесе дә үзләренең эш гомерләрен  нефтехимия  комплексына багышладылар. Югары профессиональлек, нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Уллары Олег та әти-әнисе юлыннан китте һәм химкомбинатта эшли. Марининнар династиясенең гомуми хезмәт стажы 130 елдан артык! Хәзер алар лаеклы ялда, багча эшләре белән шөгыльләнәләр, ике оныклары Роман һәм Дмитрийэби-бабайларына чын күңелдән булышалар.   

            ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларны иң мөһим туй елы белән котладылар, ныклы сәламәтлек теләделәр, юбилей медале һәм Мактаулы акт тапшырдылар. Марининнар гаиләсе тормышындагы  вакыйга истәлеге итеп, юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International