Гаилә нигезләре дәресе

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Норлат районы ГХАТ бүлеге белгечләре «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында, 2 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә форматында гаилә нигезләренә багышланган дәрес үткәрделәр.Бүлек җитәкчесе Лилия Салих кызы Гомәрова ЗАГС органнарының тарихы һәм эшчәнлеге, гражданлык хәле актларының төрләре, аларны теркәү һәм бирү кагыйдәләре турында сөйләде, соңгы өч елда Нурлат районы буенча демографик күрсәткечләр белән таныштырды, шулай ук бүлекнең функцияләре турында сөйләде.Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, никахка керүнең яше, аерылышуның сәбәпләре турында сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International