Антонина Федоровна Михайлова бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый-Кытай Халык Республикасында да укыта, Урыссу мәктәбендә дә эшли. Баулыда күп еллар мәктәп-интернатта эшли. Антонина Федоровна үзенең яше өчен уникаль хәтергә ия – ул сәгатьләр буена үзенең хезмәт һәм тормыш юлы турында сөйли ала. Юбиляр тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы өчен сөенеп яши.
Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ветеранны җылы котлады һәм аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм чәчәкләр тапшырды. Юбилярны шулай ук 6 нчы мәктәп вәкилләре дә котлады, алар Антонина Михайловага акыллы киңәшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм күтәренке күңел һәм сәламәтлек теләделәр.