ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Буа районы Бикмураз авыланда яшәүче Нәкия Бикчәнтаева бу көннәрдә үзенең 90  яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Буа муниципаль районы уранбасары Илдар Фәрит улы Еремеев, Нәкия Шәйхетдин кызына, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Рәхмәт хаты һәм җирле идарәдән акчалата бүләк тапшырды. Нәкия апа үзенең хезмәт юлын хәзерге “Вираж” акционер җәмгиятеннән башлап җибәргән.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә.

Бәйрәм көнне  Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  Баулы районы башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин 7 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырды. Яшь гражданнарны  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова,   эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре И.М.Исмагилова котладылар.

Шекәдә яшәүче Галия Закировага 90 яшь тулды. Юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды.

Галия Закирова тумышы белән Мәмсәнеке. Яңа Кенәргә артельгә эшкә урнаша һәм шунда Габделнур исемле егет белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә улы Нурулла, килене Раушания белән яши.


5
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ноябрь аенда Татарстанның нефть башкаласы Әлмәт шәһәре 65 еллыгын бәйрәм итә.

1953 елның 3 ноябрендә РСФСРның Югары Советы Президиумы тарафыннан, Әлмәт эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирү раслана. Шушы көннән башлап Әлмәт шәһәргә әйләнә.

Шушы күркәм бәйрәм алдыннан, ноябрьнең беренче көннәрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 17 гаилә туды. Ә  ел башыннан Әлмәт шәһәрендә 1164 пар  гаилә бердәмлеген теркәделәр.

Шушы көннәрдә Теләче районының Шармыш авылында яшәүче тыл ветераны Дмитриева Лидия Александровнага 90 яшь тулды.

Шул уңайдан Лидия апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды. Шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән, ЗАГС булеге исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде. Лидия апа уз өйендә тыныч картлык кичерә.

         Традиция буенча, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн алдыннан яшь парларны котладылар. 2018 елның 6 ноябрендә Татарстанның төп законына 26 яшь тула.

2018 нче елның 5 нче ноябрендә Чистай нихак  теркәү Сараенда Зиннуровлар гаиләсенә багышланган  “Энҗе туй» дип исемләнгән матур бәйрәм үткәрелде.

Энҗеләрдәй перламутр катламы елдан ел үсә баргандай, ныклы нихак та, акрынлап камилләшеп, ныгый һәм ышаныч яулый. Энҗеләр өлгерү өчен дистәләгән еллар кирәк булган кебек, ныклы гаилә берлеге оешуга да вакыт кирәк.


4
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Ә ел башыннан бирле 124 нәни әлкиле исәпкә алынган.  Алты пар өйләнешкән(ел башыннан – 71), тик менә 2 гаилә таркалган. Быел барысы 39 пар аерылышкан.  30 райондашыбыз (ел башыннан – 247 кеше) мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: былтыр октябердә 12 бәби (елның ун аенда – 89) теркәлгән. Никахлашучылар саны 5( ел башыннан 78). Октябердә – гаиләләр таркалмаган ( ел башыннан 30). Бер айда – 26, ел башыннан 250 кеше бакыйлыкка күчкән.

«Без, гаилә - теләсә кайсы дәүләтнең нигезе, ә ныклы гаилә - ул ныклы ил, дип саныйбыз. Һәм, әлбәттә, без көчебездән килгән кадәр гаилә кыйммәтләрен үстерергә тиешбез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көнендә Казанның Чистай урамында гаилә һәм никахны яклаучы князь Петр һәм княгина Феврония хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасында.


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

         2018 елның 2 ноябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Кәримовлар гаиләсен тантаналы рәвештә котлау кичәсе уздырылды. Менә инде 25 ел буе Ирек Забит улы һәм Гүзәл Хәмит кызы кулга-кул тотынышып яшиләр. Барысы да: шатлыгы да, кайгысы да булгандыр тормышларында, шуңа карамастан алар нык һәм күтәренке күңелле булып кала алган. Тантана азагында юбилярлар Лениногорск шәһәренең почетлы кунаклары китабына үзләренең имзаларын калдырдылар. Бүлек белгечләре Кәримовлар гаиләсенә исәнлек-саулык, бәхетле озын тормыш теләделәр һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Я. Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International