Ноябрь аенда Татарстанның нефть башкаласы Әлмәт шәһәре 65 еллыгын бәйрәм итә.
1953 елның 3 ноябрендә РСФСРның Югары Советы Президиумы тарафыннан, Әлмәт эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирү раслана. Шушы көннән башлап Әлмәт шәһәргә әйләнә.
Шушы күркәм бәйрәм алдыннан, ноябрьнең беренче көннәрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 17 гаилә туды. Ә ел башыннан Әлмәт шәһәрендә 1164 пар гаилә бердәмлеген теркәделәр.
Ноябрь аеның беренче көннәрендә яңа туган балалар саны да артты.Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе тарафыннан 19 сабый бала (8 малай һәм 11 кыз) тууы теркәлде. Агымдагы ел башыннан яңа туган балалар саны 2093 кә җитте.
Инде берничә ел рәттән Әмир, Ильяс, Кәрим, Адель, Әминә, Алиса, София, Ясминә исемнәре популяр. Ә менә Леонард, Рагнар, Сөләйман, Алтынай, Афина, Евфия, Николь, Лаура, Самия исемнәре сирәк булды.
ГХАТ идарәсе белгечләре барлык әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлыйлар!
Шәһәр халкының мул һәм имин яшәвен телибез. Әлмәттә бәхетле гаиләләр күбрәк булсын, ә яңа туган балалар саны бары тик артсын гына.