Буа районы Бикмураз авыланда яшәүче Нәкия Бикчәнтаева бу көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Буа муниципаль районы уранбасары Илдар Фәрит улы Еремеев, Нәкия Шәйхетдин кызына, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Рәхмәт хаты һәм җирле идарәдән акчалата бүләк тапшырды. Нәкия апа үзенең хезмәт юлын хәзерге “Вираж” акционер җәмгиятеннән башлап җибәргән.