Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә Баулы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды

2018 елның 6 ноябре, сишәмбе

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә.

Бәйрәм көнне  Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  Баулы районы башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин 7 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырды. Яшь гражданнарны  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова,   эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре И.М.Исмагилова котладылар.

Яшьүсмерләрнең  чарага  әти-әниләре, әби-бабалары  белән килүләре шатландыра. Чөнки бу  - гаиләдә   мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата.  Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында  мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International