Традиция буенча, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн алдыннан яшь парларны котладылар. 2018 елның 6 ноябрендә Татарстанның төп законына 26 яшь тула.
Республика дәүләт бәйрәме уңаеннан һәм яңа өйләнешүчеләр тормышындагы истәлекле вакыйга истәлегенә яшь парларга Татарстан Республикасы Конституциясе тапшырылды.
Татарстан Республикасы Конституциясе басмасын тапшырганда, ЗАГС идарәсе белгечләре һәр парга гражданлык татулыгының, милләтара татулыкның ныклы нигезе булырга, рухи традицияләргә һәм гаилә кыйммәтләренә ярдәм итәргә теләделәр.