Шармыш авылында яшәүче тыл ветераны Дмитриева Лидия Александровнага 90 яшь тулды

2018 елның 5 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Теләче районының Шармыш авылында яшәүче тыл ветераны Дмитриева Лидия Александровнага 90 яшь тулды.

Шул уңайдан Лидия апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды. Шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән, ЗАГС булеге исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде. Лидия апа уз өйендә тыныч картлык кичерә.

Һәр туган көнгә шатланам, ди көр күңелле тыл ветераны.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International