2018 елның 2 ноябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Кәримовлар гаиләсен тантаналы рәвештә котлау кичәсе уздырылды. Менә инде 25 ел буе Ирек Забит улы һәм Гүзәл Хәмит кызы кулга-кул тотынышып яшиләр. Барысы да: шатлыгы да, кайгысы да булгандыр тормышларында, шуңа карамастан алар нык һәм күтәренке күңелле булып кала алган. Тантана азагында юбилярлар Лениногорск шәһәренең почетлы кунаклары китабына үзләренең имзаларын калдырдылар. Бүлек белгечләре Кәримовлар гаиләсенә исәнлек-саулык, бәхетле озын тормыш теләделәр һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Я. Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырдылар.