ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Үткән октябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 48 сабый теркәлде: 30 малай һәм 18 кыз. Иң кечкенә бала 1480, ә иң зуры – 4350 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 45 яшь.

Октябрь аенда иң популяр исемнәр Амир,  Данил, София, Виктория.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы узды. Тантанада 8 яшь Яшел Үзән кешесе катнашты.

Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Республикасы Конституциясе көне бәйрәмен каршылаган көннәрдә Норлат районында Гобәйдуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды – кызлары Ралина дөньяга килде. Ралина-грек теленнән алынган, “кояш” дигәнне аңлата.Яшь әти-әниләр Раил һәм Айсылу сүзләренә караганда, кызларына исемне алар бик озак һәм җентекләп сайлап алганнар. Чөнки ата-аналарның иң беренче һәм җаваплы адымы булып, яңа туган сабыйга исем сайлау тора.Әти-әниләр бу исем белән сабыйның язмышын һәм характерын билгели.ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы шартларда яңа туган сабыйның беренче документын-туу турында таныклык һәм бүләкләр тапшырдылар.

2018 елның 3 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Кочетовлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Ноябрь дөньяга ирекле, бәйсез, эчке дөньясы белән бай булган кешеләр бүләк итә. Бу мәгънә эзләүче һәм тирәнлеккә омтылучы тирән күңелле кешеләр. Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ноябрь аендагы актларның беренче язмасы булып туу турында акт язылды. Камилә исемле нәни кызчык Гыйлемдар һәм Гөлназ Мингалеевларның тату гаиләсендә икенче бала.

Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада РФ ЭЭМ бүлегенең Лениногорск районы буенча миграция сораулары бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы һәм “Яшь гвардия” партиясе вәкиле катнашты.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина  Казан федераль университеты каршындагы дәүләт һәм муниципаль хезмәте югары мәктәбендә белем өстәп кайтты

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина  Казан федераль университеты каршындагы дәүләт һәм муниципаль хезмәте югары мәктәбендә белем өстәп кайтты.

Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы ЗАГС бинасында булды.

Яшь гражданнар паспортларын Татарстан Республикасы Госсовет председателе Ф.Х.Мөхәмәтшин кулыннан алдылар. Ул үзенең сәламләвендә Россиянең яшь гражданнарына: “Сез паспортның шәхесне раслаучы төп документ , сезнең йөзегез икәнен һәрвакыт истә тотарга тиеш. Паспорт алып сез Россия гражданины дигән мактаулы исемгә лаек булдыгыз. Паспортыгызны горур йөртегез, үз гаиләгезнең, фамилиягезнең  данын яклагыз,-” диде. Яшь гражданнарны Алексеевск муниөипаль районы башлыгы С.А. Демидов, Дәүләт Думасы депутаты И.Х.Зиннуров котладылар.

            2018 елның 2 ноябрендә Түбән Кама шәһәренең бала тудыру йортында булачак әниләр өчен Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре катнашында хокукый консультация узды.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018-нче елның 1 ноябрь көнне    37 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  кызы ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International