Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы ЗАГС бинасында булды.
Яшь гражданнар паспортларын Татарстан Республикасы Госсовет председателе Ф.Х.Мөхәмәтшин кулыннан алдылар. Ул үзенең сәламләвендә Россиянең яшь гражданнарына: “Сез паспортның шәхесне раслаучы төп документ , сезнең йөзегез икәнен һәрвакыт истә тотарга тиеш. Паспорт алып сез Россия гражданины дигән мактаулы исемгә лаек булдыгыз. Паспортыгызны горур йөртегез, үз гаиләгезнең, фамилиягезнең данын яклагыз,-” диде. Яшь гражданнарны Алексеевск муниөипаль районы башлыгы С.А. Демидов, Дәүләт Думасы депутаты И.Х.Зиннуров котладылар.
Яшь гражданнарны, паспортлардан тыш, истәлекле бүләкләр белән дә бүләкләделәр.