Гаиләдә - шатлыклывакыйга

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Республикасы Конституциясе көне бәйрәмен каршылаган көннәрдә Норлат районында Гобәйдуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды – кызлары Ралина дөньяга килде. Ралина-грек теленнән алынган, “кояш” дигәнне аңлата.Яшь әти-әниләр Раил һәм Айсылу сүзләренә караганда, кызларына исемне алар бик озак һәм җентекләп сайлап алганнар. Чөнки ата-аналарның иң беренче һәм җаваплы адымы булып, яңа туган сабыйга исем сайлау тора.Әти-әниләр бу исем белән сабыйның язмышын һәм характерын билгели.ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы шартларда яңа туган сабыйның беренче документын-туу турында таныклык һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International