Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада РФ ЭЭМ бүлегенең Лениногорск районы буенча миграция сораулары бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы һәм “Яшь гвардия” партиясе вәкиле катнашты. "Бу сезнең тормышыгызда яңа этап, дип искәртте Лилия Илгиз кызы үз чыгышында, бүгенге көннән сез үзегез карар кылып, үз эшләрегез өчен үзегез җавап тотачаксыз. Бу сезнең иң төп документ, саклап тотыгыз", - диде. ГХАТ бүлеге баш белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә өндәде үз чыгышында. Чын күңелдән шушы зур вакыйга белән котлыйбыз, уңышлар сезгә!