Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләренең булачак әниләр белән хокукый консультациясе

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 2 ноябрендә Түбән Кама шәһәренең бала тудыру йортында булачак әниләр өчен Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре катнашында хокукый консультация узды.

            ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хатын-кызларга бала туу турында таныклыкны ЗАГС идарәсендә генә түгел, ә аерым очракларда бала тудыру йортында алырга мөмкин булуы турында сөйләде.   РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша туу турында электрон гариза бирүгә аерым игътибар бирелде, бу исә сабый туу турында документ бирү вакытын шактый тизләтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International