«Барысы да, ага да ага, бар да үзгәрә», - дип язган Гераклит. Россия Федерацияcе канунчылыгы да төрле нормалар һәм кагыйдәләр белән шулай тулылындыра. Гражданлык акты торышын теркәү бүлекләренең эше киеренке булган очракта да, әлеге профиль белгечләренең белем һәм күнекмәләрен камилләштерү теләге һәрвакытта да югары.
Чистай районы ЗАГС (гражданлык актларын теркәү бүлеге) бүлеге белгечләре Казан федераль университеты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль Югары мәктәп идарәсенә квалификация күтәрү курслары оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле.
2018 елның 31 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 89 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И. Мулькаманова котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
Ана капиталы сертификаты белән кулландылар.
Әти-әниләр өчен балалар-тормыш чәчәкләре. Улың туса –киләчәктә ил саклаучы, кызың туса –бәхет шатлык китерүче. Күп балалы Мартынов Владимир Максим улы һәм Наталия Николай кызы гаиләсендә 2018 елның 27 октяберендә бишенче сабый туды. Сабыйга – Дмитрий исеме куштылар. Буа районы ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшырдылар, сабыйга исән-сау булып үсәргә теләкләр теләделәр.
2018 елның 30 октябрендә Татарстан республикасының “Нык гаилә” проекты кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы булып узды. Икенче һәм өченче балалары туган алты гаиләне Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ильмир Гильмутдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова котлады. Һәр кем өчен шатлыклы булган бу тантана бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.
Ямь өстенә ямь өстәп ике кыздан соң гаиләдә ир бала туды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена Тудимировна бәләкәй Илфарның беренче документын- туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президентаның котлау открыткасын һәм 2018 елның 7 сентябрендә өйләнешкән яшь парлар- Рәдиф һәм Рамилә Гизутдиновлардан бүләк тапшырылды.
60 ел яшәгән гаилә тормышы бик сирәк һәм кадерле. Узган шимбәдә Аксубай муниципаль районының Урмандәй авыл җирлегендә гадәти булмаган вакыйга билгеләп үтелде. 60 ел гомерен бер-берсенә багышлаган Димитрий Максим улы һәм Лариса Сергей кызы Львовлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. Урмандәй авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев бриллиант юбилярларга Аксубай муниципаль районы Урмандәй авыл җирлеге башкарма комитеты һәм ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләк һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Агымдагы ел башыннан Нурлат үзәк хастаханәсендә 251 бала дөньяга килгән. Малайлар саны кызлардан караганда купке тугель артка кала: 178 һәм 180. Иң зур авырлыктагы баһадир малай 4860 грамм булган. Ә иң нәни сабый 2300 грамм авырлыкта, ул гаиләдә иткенче бала.
Һәр елны 30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне сәяси репрессияләрдә һәлак булган һәм җәфа чиккән кешеләр истәлегегенә, исән калганнар хөрмәтенә төрле чаралар үткәрелә.
Бу уңайдан Буа муниципаль районында сәяси репрессияләрдә зыян күргәннәргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә яшь әти-әниләргә яңа туган сабыйларына туу турында таныклык тапшырдылар. Яшь гаиләләрне тормышларында булган күркәм вакыйга белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
29 октябрь көнне “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район һәм шәһәр учреждениеләре җитәкчеләре каршында “ГХАТның 9 айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында” дигән доклад белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Демченко Элла Ивановна чыгыш ясады. Җитәкче кыскачы яңа ФГИС «ЕГР ЗАГС» программасы үзенчәлекләре белән таныштырды һәм 2016, 2017 елларның шул вакыты белән чагыштырып, 2018 елда Бөгелмә районында төп гаилә-демографик күрсәткечләр динамикасын тәкъдим итте.