29 октябрь көнне “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район һәм шәһәр учреждениеләре җитәкчеләре каршында “ГХАТның 9 айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында” дигән доклад белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Демченко Элла Ивановна чыгыш ясады. Җитәкче кыскачы яңа ФГИС «ЕГР ЗАГС» программасы үзенчәлекләре белән таныштырды һәм 2016, 2017 елларның шул вакыты белән чагыштырып, 2018 елда Бөгелмә районында төп гаилә-демографик күрсәткечләр динамикасын тәкъдим итте.
2018 елның 9 аенда Бөгелмә муниципаль районында 2016 һәм 2017 елларның шул вакыты белән чагыштырып караганда, туучылар санының 8,2% кимүе күзәтелә. Шунсы шатландыра, әлеге күрсәткеч 2017 ел белән чагыштырганда 11% кимегән. Тулы булмаган гаиләдә туучылар саны 15кә кимегән. Иң яшь әти-әниләргә 18 яшь тулган. Иң өлкән әнигә 44 яшь, әтигә – 55 яшь. 2018 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, ГХАТ бүлегендә 486 пар никахларын рәсмиләштергән. 2017 ел белән чагыштырганда, теркәлгән никахлар саны 52гә кимегән, шул ук вакытта, никахларны таркату актлары саны 12% кимегән.
Безнең районда һәрбер 6нчы никах төрле милләт вәкилләре арасында төзелгән. 2018 елда мондый 78 пар теркәлгән. Үткән елның шул вакыты белән чагыштырып караганда, үлүчеләр санының кимүе күзәтелә. Үлү турында акт язулары саны 1088не тәшкил иткән, бу үткән елның шул вакыты белән чагыштырганда 0,8% азрак. Ләкин, кызганычка каршы, безнең районда үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк.
Чыгышын йомгаклап, Элла Ивановна район һәм шәһәр предприятиеләре вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм район җитәкчелеге инициативасына теләктәшлек күрсәтеп, Республиканың иң яхшы гаиләләрен зурлау традициясен үстерү буенча нәтиҗәле эш алып барырга өндәде. Үз коллективларында район горурлана алырлык үзенчәлекле гаиләләр турында мәгълүмат туплау буенча эш оештыру тәкъдиме белән чыкты.