Гасыр буе яшә - гасыр буе укы!

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

         «Барысы да, ага да ага, бар да үзгәрә», - дип язган Гераклит. Россия Федерацияcе канунчылыгы да төрле нормалар һәм кагыйдәләр белән шулай тулылындыра.  Гражданлык акты торышын теркәү бүлекләренең эше киеренке булган очракта да, әлеге профиль  белгечләренең белем һәм күнекмәләрен   камилләштерү   теләге һәрвакытта да югары.

     Чистай районы ЗАГС (гражданлык актларын теркәү бүлеге) бүлеге белгечләре  Казан федераль университеты каршындагы  Дәүләт һәм муниципаль Югары мәктәп идарәсенә квалификация күтәрү курслары оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле. 

      2018 нче елның 01 нче ноябрендә ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Наилевна Җәләлова дүрт көнлек яраклаштырылган  курслардан кайтты, психологларның, рухани вәкилләренең, экспертларның гражданлык хәле актларын теркәү, коррупциягә каршы көрәш  өлкәсендәге лекцяләрен һәм тренингларын  тыңлап, үзенең белгечләре белән курсларда алган белемнәре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Башка муниципаль район хезмәттәшләре  белән аралашу һәм тәҗрибә белән уртаклашу ЗАГС бүлеге эшенә һичшиксез уңай йогынты ясый.  Уку барышы нәтиҗәсендә күп кенә белгечләр квалификацион имтиханнарын 100 баллга тапшырдылар, ә бу  аларның әзерлекләре һәм компетентлыклары югары дәрәҗәдә булуын раслый. Тырышлык һәм хезмәт һәрвакытта да нәтиҗәлелектә күренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International