Репрессия корбаннарын искә алу көне

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Һәр елны 30 октябрь  илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне сәяси репрессияләрдә һәлак булган һәм җәфа чиккән кешеләр истәлегегенә, исән калганнар хөрмәтенә төрле чаралар  үткәрелә.

Бу уңайдан Буа муниципаль районында сәяси репрессияләрдә зыян күргәннәргә чәчәкләр һәм  бүләкләр тапшырылды.  ГХАТ бүлеге башлыгы Шагалиева Э.Р. һәм  бүлек  белгече Җамалетдинова Л.С. Буа шәһәрендә яшәүче Җәлалова Һава Шакирҗан кызын котладылар. Өлкән яшендә булуга карамастан (1929 елда туган), Һава апа  ул кайгылы елларны бүгенгедәй хәтерли,  үткән гомеренең һәр мизгеле күз алдында. Шулай да ул беркайчан да күңелен төшерми, йортында шатланып кунаклар каршылый,  шәхси ярдәмче хуҗалыгын   үзе алып бара, бакчасында бик яратып чәчәкләр үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International