Әти-әниләр өчен балалар-тормыш чәчәкләре. Улың туса –киләчәктә ил саклаучы, кызың туса –бәхет шатлык китерүче. Күп балалы Мартынов Владимир Максим улы һәм Наталия Николай кызы гаиләсендә 2018 елның 27 октяберендә бишенче сабый туды. Сабыйга – Дмитрий исеме куштылар. Буа районы ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшырдылар, сабыйга исән-сау булып үсәргә теләкләр теләделәр.