2018 елның 30 октябрендә Татарстан республикасының “Нык гаилә” проекты кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы булып узды. Икенче һәм өченче балалары туган алты гаиләне Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ильмир Гильмутдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова котлады. Һәр кем өчен шатлыклы булган бу тантана бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.