Аксубай муниципаль районында бриллиант туй

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

60 ел яшәгән гаилә тормышы бик сирәк һәм кадерле. Узган шимбәдә Аксубай муниципаль районының Урмандәй авыл җирлегендә гадәти булмаган вакыйга билгеләп үтелде. 60 ел гомерен бер-берсенә багышлаган Димитрий Максим улы һәм Лариса Сергей кызы Львовлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. Урмандәй авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев бриллиант юбилярларга Аксубай муниципаль районы Урмандәй авыл җирлеге башкарма комитеты һәм ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләк һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International