Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Кочетовларның «Гаилә бриллианты»

2018 елның 3 ноябре, шимбә

2018 елның 3 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Кочетовлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар.

Алексей Иванович һәм Евдокия Федор кызының гаилә тормышы тарихы 60 ел тәшкил итә. Туганнары тарафыннан оештырылган Гаилә кичәсендә, әле генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан яшь Алексей, гүзәл  Евдокияга шундук игътибар итә.  Сентябрь аенда кызның кулын сорасалар, инде 1 ноябрьдә Шереметьев авыл Советында Кочетовларның яшь матур гаиләсе дөнҗяга аваз сала.

Алексей Иванович һәм Евдокия Федоровна өч бала тәрбияләп үстерә, хәзерге көндә 6 оныгы һәм 5 оныкчыгы уңышларына сөенеп, куанып яшиләр. Кочетовлар - чын хезмәт ияләре, намуслы хезмәтләре өчен күпләгән рәхмәт хатларые моңа дәлил булып тора. Ир белән хатынның гомуми хезмәт стажы – 88 ел! Евдокия Федоровна озак еллар буена почта аша эшләде, «Татарстан АССРның һәм Татарстан Республикасының Хезмәт Ветераны» исеменә лаек булды. Алексей Иванович – “Түбән Кама шина” предприятиесе ветераны, Татарстан АССРның атказанган химигы, Татарстан Республикасының Хезмәт ветераны. 1973 елның 29 апрелендә бригада составында катнашып,  “Жигули” автомобиле өчен беренче автокамера чыгарыла. 28 ел массалы шин заводында эшләп, Алексей Иванович шинников династиясенә нигез сала. Уллары Александр һәм аның хатыны да шин заводында эшлиләр.

 ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларны юбилей белән котладылар, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, Мактаулы акт һәм юбилей медален тапшырдылар. Кочетовларны «Түбән Кама шина» ҖАҖ ветераннар Советы Рәисе Хисамиева Рәмзия Гали кызы һәм «Түбән Кама шина» ҖАҖ ветераны Пирвякова Татьяна Михайловна, туганнары һәм якыннары котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International