2018 нче елның 5 нче ноябрендә Чистай нихак теркәү Сараенда Зиннуровлар гаиләсенә багышланган “Энҗе туй» дип исемләнгән матур бәйрәм үткәрелде.
Энҗеләрдәй перламутр катламы елдан ел үсә баргандай, ныклы нихак та, акрынлап камилләшеп, ныгый һәм ышаныч яулый. Энҗеләр өлгерү өчен дистәләгән еллар кирәк булган кебек, ныклы гаилә берлеге оешуга да вакыт кирәк.
Шундый гаилә берлегенең берсе дип, Альберт Марсович белән Рушания Илшатовнаның нихакларын атап була. 30 ел уртак гомер өчендә аларның мәхәббәтләре тагын да ныгый, ышаныч яулый.
Гадәти булмаган, кызыклы, күпмедер дәрәҗәдә экстравагант та булган, интеллегентлы бу гаилә белән очрашу Казан шәһәрендә булды, әмма аларны Чистай шәһәре белән күп нәрсә бәйли: алар 1988 нче елның 5 нче ноябрендә Чистай ЗАГСында язылышалар һәм гомерләренең иң матур җиде елын шушы шәһәрдә үткәрәләр, монда аларның сөенечләре һәм горурлыгы булган ике уллары туа.
Зиннуровлар туена дуслары алар өчен стена газетасы чыгаралар:ул артык катлаулы булмаган исем белән аталган: “Алар боз һәм ялкын кебек кавышканнар!” Чыннан да алар кызыклы, күпкырлы шәхесләр, шул ук вакытта гармонияле, бер- берсен өзелеп яратучы парлар да.
Яшь совет гаиләсе өчен нәрсә дефицит булган соң? Торак! Узләренең фатиры! Үз почмаклары. Яшьләр, укуларын тәмамлмгач, Чистай шәһәренә күчеп, оста гына итеп торак һәм эш урыны табалар. Чистай икән, Чистай! Альберт Марсович Цивилин бөтен илдән белгечләр җыйган “Восток” КАИ ның иҗтимагый-экономик дисциплиналар укытучысы. Ә Рушания Илшатовна Мельников йортында Виктор Классенның фантастик проектларының берсендә эшләгән. Ах, нинди эш булган соң ул: сәүдәгәр йорты түшәменең бизәкләрен тикшерү, авторның бакыр люстраларына заказ бирү, рояль сатып алу, башкаладан музыкантлар чакырту, аркасына аскан биштәренә салып, Надя Рушеваның рәсемнәрен алып кайту, Дудулада күргәзмәләре буенча экскурсияләр үткәрү, иске сәүдәгәр шәһәренең кызыклы һәм талантлы кешеләре белән аралашу.
Чистай шәһәре яшь һәм амбициоз парлар күңелендә онытылмаслык эз калдырган. Бүгенге көнгә кадәр алар үз тормышларының бзхетле мизгелләрен һәм эйфорийларын искә төшерер өчен бирегә кайталар.
ЗАГС начальнигы Динара Наилевна Җәләлова беренче тапкыр аларны ир белән хатын дип атауларын исләренә төшерде, бу пар юбилей вальсын башкарды, почетлы юбилярлар кенәгәсенә кул куйды һәм бер-берсенә мәхәбәттә аңлашты. Якын дуслары искитмәле бу матур юбилярларны тәбрик иттеләр һәм аларга озын гомер теләделәр.