Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «Милосердие» үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын котладылар»

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 8 ноябрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм үткәрелде, аның кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре алты парны гаилә бәйрәме белән котладылар.

Ирле-хатынлы Садыйковлар, рубин туй ияләре Батиннар, 34 еллык фланель туй ларын бәйрәм итүче Мукасеевлар, топаз юбилейлы Галимовлар гаиләсе,  алтын туйларын билгеләп үтткән  Гыйләҗевлар, Ямалтдиновлар гаиләсе 60 яшьлек юбилеен каршы алды.

Юбилярлар адресына җылы сүзләр котлаулар һәм теләкләр яңгырады.  ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга бер-берсенә карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр, ГХАТ Идарәсенең Мактау актын һәм «Түбән Кама хатын-кызлары»иҗтимагый оешмасы исеменнән котлау хатын һәрбер гаиләгә тапшырдылар.  Зал алкышлары астында юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International