2018 елның 10 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак парлар өчен туй инструктажы үткәрелде.
ГХАТ идарәсе белгечләре никах теркәү тәртибе турында сөйләделәр, тантананың төп залында һәм Никахлашу сарае территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирделәр. Сәхнәләштерелгән туй тантанасы ярдәмендә ГХАТ идарәсе белгечләре төп моментларны билгеләде, аларга кияү һәм кәләшләргә никах теркәү көнендә игътибар итәргә кирәк икәнлеген аңлатты.