Илебездә яна “Демография” исемле милли проект кабул ителгәннән соң, бу өлкә игътибар тагын да артты. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтшинаның 12 ноябрь көнне район планеркасында ясаган чыгышы да шушы сорауларга багышланган иде. Ул район хакимиятен һәм залда утыручы барлык тыңлаучыларны районның демографик хәле белән таныштырды.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти- Багаутдинов Азат Фирдәвис улы хәм әнисе- Багаутдинова Алина Рәуф кызы көтеп алынган дуртенче балалары - улларына Замир исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.
Бала туу-һәр гаилә тормышында бәхетле һәм истә калырлык вакыйга. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1000 нче бала тууы теркәлде. Бәхетле ата - аналар кызларын Ева дигән матур исем белән атадылар. ГХАТ бүлеге белгече бәхетле әтигә туу турында таныклык тапшырды һәм чын күңелдән бәхетле вакыйга белән котлады, кызларын тәрбияләүдә уңышлар теләде!
Азнакай районы ГХАТ бүлеге әйдәп баручы белгече Айгөл Ильясова Азнакай шәһәренең 6 нчы мәктәп балалары алдында «Семьеведение» юнәлеше буенча чыгыш ясады. Нык һәм сәламәт гаиләдә генә сәламәт, акыллы, тормышка яраклы балалар тууын һәм тәрбияләнүен аңлатты. Төрле милләт балалары укыган бу класс, белгечне бик кызыксыну белән тыңладылар. Укучылар әти-әниләре турында да сөйләделәр. Укучыларга бу очрашу бик ошады.
Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның бишенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Тагир һәм Светлана Гафуровлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Ариана һәм Аман дигән исемнәр бирделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырды.
Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның октябрь аенда 16 яңа туган бала теркәлде. Шуларның җидесе – малай, тугызы – кыз.
Әлбәттә, таныклык алырга килгәндә иң зур эш булып балага исем сайлау чутлана. Һәрбер ата-ана үзенең яраткан һәм якын булган сабыена матур яңгырашлы һәм мәгънәле исем бирергә тели.
2018 елның 10 ноябрендә Яшел Узән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре агымдагы елда «алтын» туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне өйләренә барып котладылар. Кибец Владимир Кирилл улы һәм Валентина Василий кызы 50 ел инде кулга-кул тотынып бергә атлыйлар. Яхшы гаилә-озак еллар дәвамында җиңел булмаган уртак хезмәт җимеше. Ике йөрәк, ике тормыш, ике язмыш бер-берсенә кушылдылар һәм бер-берсенә бәхетле булдылар. Алар лаеклы рәвештә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 онык тәрбияләргә булышалар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Е.Н.Романова А.В.Тыгинның Рәхмәт хатын тапшырды.
2018 елның октябрь Мамадыш ГХАТ булегендә 16 туу очрагы теркәлгән: елның 10 нчы ае районга 7 малай һәм 9 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, алтысы – икенче, өчесе – өченче, бер бала – дүртенче булып аваз салган.
Кызганыч, ләкин районда үткән айда 58 кеше вафат булган.
2018 елның 10 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Садриевлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «”Юнона” Булачак гаилә мәктәбе» проекты уңышлы тормышка ашырыла. Проектның максаты-яшь гаиләнең актив социаль позициясен формалаштыру.