Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның октябрь аенда 16 яңа туган бала теркәлде. Шуларның җидесе – малай, тугызы – кыз.
Әлбәттә, таныклык алырга килгәндә иң зур эш булып балага исем сайлау чутлана. Һәрбер ата-ана үзенең яраткан һәм якын булган сабыена матур яңгырашлы һәм мәгънәле исем бирергә тели.
Октябрь аенда малайлар исемлегендә Әбубәкер, Адел, Әмин, Әмир, Инсаф, Кәрим, Риналь кебек исемнәр бар. Кызларга исә Әминә, Ралина, Аделина, Әмилә, Арина, Виктория, Полина исемнәре биргәннәр. Әминә Һәм Ралина исеме икешәр балага кушылган.
Әти-әни нинди генә исем сайласа да, иң мөһиме баланың сау-сәламәт һәм бәхетле булуы, нык һәм түгәрәк гаиләдә үсүе мөһим.