Мамадыш ГХАТ бүлеге агымдагы елның октябрь аена нәтиҗәләр ясады

2018 елның 10 ноябре, шимбә

     2018 елның октябрь  Мамадыш ГХАТ булегендә 16 туу очрагы теркәлгән: елның 10 нчы ае районга 7 малай һәм 9 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, алтысы – икенче, өчесе – өченче, бер бала – дүртенче булып аваз салган.

Кызганыч, ләкин  районда үткән айда 58 кеше вафат булган.

Гаилә коручыларның аерылышучыларга караганда күбрәк булуы, әлбәттә, сөендерә. Дәүләт каршында үз никахларын 13 гаилә теркәгән. 8 гаилә исә, киресенчә, аерылышкан. Әйтергә кирәк, шуларның 7-сенә акт суд карары нигезендә теркәлсә, бары берсе генә - уртак гариза буенча.   таркалу очрагы күзәтелгән. 2 милләтара гаилә төзелгән, берсе чит ил кешесе катнашында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International