Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «”Юнона” Булачак гаилә мәктәбе» проекты уңышлы тормышка ашырыла. Проектның максаты-яшь гаиләнең актив социаль позициясен формалаштыру.
10 ноябрь көнне ГХАТ Идарәсенең төп залында булачак яшь парларның психолог һәм проект авторы Екатерина Юртаева белән чираттагы очрашуы узды.
Яшьләр гаилә тормышының беренче елларында барлыкка килгән низагларны карадылар, “гаиләдә әхлакый көч куллану” төшенчәсен билгеләделәр. Психолог булачак яшь парлар өчен “вак-төяккә юк”дигән гаилә девизы билгеләде.