Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын юбилярлар

2018 елның 10 ноябре, шимбә

2018 елның 10 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Садриевлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.

         1968 елның көзендә Сарман районының Нөркәй ГХАТ Идарәсендә Садриевларның яшь матур гаиләсе туа, 50 елдан соң Вәсим Акмалетдин улы һәм Фәүзия Муллахмәт кызы бер-берсенә карата мәхәббәтне саклап кала һәм аларның иң яхшы якларын балаларына тапшыра алалар. Туганнары һәм якыннары өчен алар мәхәббәт, аңлау һәм ярдәм итү үрнәге булып торалар.

         Юбилярларның яраткан җырлары белән кызлары Фирүзә һәм Венера, лирик шигырьләр белән оныклары Альберт һәм Лилиана сөендерделәр.

         Истәлекле вакыйга уңаеннан ГХАТ идарәсе белгечләре Вәсим Акмалетдин улы һәм Фәүзия Муллахмәт кызына мактау актын һәм юбилей медаль тапшырдылар, аларның исемнәре традиция буенча ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

          Гаилә башлыгының хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле, хезмәт ветераны Вәсим Акмалетдин улының гомуми хезмәт стажы 50 елдан артык. Фәүзия Муллахмәт кызы-«НКНХ» ГАҖнең Хезмәт ветераны һәм \ техник фәннәр кандидаты, 40 елдан артык «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ фәнни-тикшеренү лабораториясендә бүлек башлыгы вазыйфасында эшләде. Бәйрәм тантанасының хөрмәтле кунагы – «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ НТҮ профком урынбасары Ганиева Эльвира Нурулла кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International