Мамадыш районы ГХАТ бүлеге мөдире район хакимиятен районның демографик хәле белән таныштырды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Илебездә яна “Демография” исемле милли проект кабул ителгәннән соң, бу өлкә игътибар тагын да артты. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтшинаның 12 ноябрь көнне район планеркасында ясаган чыгышы да шушы сорауларга багышланган иде. Ул район хакимиятен һәм залда утыручы барлык тыңлаучыларны районның демографик хәле белән таныштырды.

Айгөл Мәсхүтовна 2012 нче едлан алып бугенне көнгә кадәр булган статистика мәгълүматларны һәр акт төре буенча тәфсилләп  сөйләде. Гаилә интситутын ныгыту буенча башкарылган чаралар буенча хисап тотты һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты.

Кызганыч, ләкин илебез, республикабыз һәм Мамадыш районы буенча демографик хәл иң яхшылардан түгел. Шуңа да бу чыгыш район хакимияте һәм барлык җитәкчеләр арасында зур бәхәс уятты. Район хакимияте үз чиратында демография өлкәсенә кагылышлы планнарны тормышка ашырганда бердәм булу кирәген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International