Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең 11нче номерлы «Восход» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы полиция майоры Юрий Качалов шәһәрнең 10 яшь гражданнарына паспортлар тапшырды. Тантанада катнашучылар фильмда паспорт барлыкка килү тарихын күрделәр. Егетләрне һәм кызларны «Казан " гаилә үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Мөхетдинова котлады.
2019 елның 22 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Салгархажиевлар гаиләсен көмеш туйлары белән котладылар.
2019 елның 22 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре биш парны туй бәйрәме белән котладылар. Тантана «Шәфкать " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм концертында узды.
Бүген очрашу темасы «яшь гаилә мәктәбе: «мөнәсәбәтләрдәге ихласлыкны саклагыз». 17 пар булачак ир белән хатын дәресләрдә актив катнаштылар, психологик тестлар уздылар һәм чиштеләр. Гүзәл Закирова, мөнәсәбәтләрдәге ихласлылык һәм ачыклыкның гаилә нигезе булуын ассызыклады, алар үзенең партнерыңа ышаныч, җаваплы хисләр, аралашу, мөнәсәбәтләрдә якынлык һәм җылылык бирә, яклаучы булуын белдерә.
2019 елның 22 январенда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә районыбызда 1нче пар игезәкләр тууы теркәлде. Игезәкләрнең әти-әнисе Зур Шәмәк авылында яшәүче Анастасия һәм Виталий Тимяшкиннар. 21нче январь көнне 9.49 һәм 9.50 сәгатьтә дөньяга аваз салган, гаиләдә өченче һәм дүртенче булган сабыйларга әти-әнисе Катя һәм Даша дип исем бирделәр.
2019 елның 22 гыйнварында Биектау муниципаль районы ГХАТ бүлегендә дүртенче бала дөньяга килгән Аюповлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Гаиләдә өченче малай дөньяга килгән, аңа Айрат исеме бирелгән . Яшь гаиләдә беренче малай 2007 елда туган, алты елдан соң – икенче малай . 2013 елда кечкенә кыз-Самира туган.ГХАТ бүлеге җитәкчесе бала әнисен котлап, сабый тормышындагы беренче дәүләт документы-туу турында таныклык һәм Президент исеменнән котлау открыткасын тапшырды.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 2018 нче елда аерылышу турында 101 акт теркәлгән. Кызганыч, ләкин алдагы елларда “холык туры килмәү” сәбәбе белән кубрәк яшьләр аерылса, ахыргы елларда 20 еллык стажлы гаиләләр арасында аерылышу күренеше ешайды. Быел исә ул барлык аерылышучылар санынын18%тын тәшкил итә. Әлбәттә, бу бик югары сан.
Бер ел да яшәмичә 3% гаилә таркалган. 11% парлар бары 1 ел яшәп кала алганнар. 2 еллык гаиләләр дә шул өлешне тәшкил итә. Аерылышучыларның 6%-ты бергә 3 ел, 14%-ты 4, 17%-ты 10-14 ел торып калганнар.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П.Ларионова, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Э.С.Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты, Парламенты һәм Хөкүмәте Аппаратлары вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволарның, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре, республика руханилары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
2019 елның 21 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел каникулларыннан соң беренче тапкыр 5 нче һәм 7 нче мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә» электив курсы кысаларында дәрес үткәрелде.
2019 елның 21 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды.