Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә» курсы буенча дәресләр башланды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 21 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел каникулларыннан соң беренче тапкыр 5 нче һәм 7 нче мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә» электив курсы кысаларында дәрес үткәрелде.

         Укытучы семьевед Надежда Юрьевна Вахлова укучылар белән гаилә һәм никах темасына әңгәмә үткәрде. Балалар гаиләнең тормыш циклларын һәм гаилә мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны мөстәкыйль билгеләделәр. Дәрес иҗади бирем белән тәмамланды, аның барышында егетләр һәм кызлар «гаилә бәхете формуласын»исәпләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International